Казахстан башкаласында Абай музее фондларыннан күргәзмә ачылды

Күчмә күргәзмәнең максаты - ил халкына Абай тормышына кагылышлы документлар һәм кыйммәтле кулъязмаларны күрсәтү.
(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). Казахстан башкаласы Нур-Солтанда Милли кулъязмалар һәм сирәк китаплар үзәгенндә Абай музее-дәүләт тарихи-мәдәни һәм әдәби-мемориаль тыюлыгы фондыннан күчмә күргәзмә ачылды. Бу хакта «Казинформ» хәбәр итә. «Абай музее һәм кулъязмалар дөньясы» дигән күчмә күргәзмә бөек казах шагыйренең тууына 175 ел тулуга багышлана. Аның максаты - ил халкына Абай тормышына кагылышлы документлар һәм кыйммәтле кулъязмаларны күрсәтү. Күргәзмә Павлодар шәһәрендә узды инде. Күргәзмәдә Абай музей-тыюлыгы фондыннан 40тан артык уникаль экспонат тәкъдим ителгән. Алар арасында шагыйрьнең фоторәсемнәре, көнкүреш әйберләре, Абайны өйрәнү буенча фәнни-публицистик хезмәтләре бар. Моннан тыш, шагыйрьнең нәсел шәҗәрәсен, Абайның думбрасын һәм көнкүреш әйберләрен күрергә мөмкин. Аларны шагыйрь 1885 елда туган якны өйрәнү музеена тапшырган булган.