news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗенең Тирсә авылында ТАССРның 100 еллыгына багышланган күргәзмә ачылды

Район башлыгы Валерий Макаров бай күргәзмә эшенә югары бәя бирде.

Әгерҗенең Тирсә авылында ТАССРның 100 еллыгына багышланган күргәзмә ачылды
agryz-rt.ru

(Әгерҗе, 26 гыйнвар, «Татар-информ», «Әгерҗе хәбәрләре», Миләүшә Ягъфәрова). Әгерҗе районының Тирсә авылында ТАССРның 100, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган күргәзмәләр белән таныштырдылар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

ТАССРның 100 еллыгына багышланган күргәзмәдә пластинкадан ясалган сәгатьләр, бер гасырлык юбилейны чагылдырган пироглар, милләтләр дуслыгын тасвирлаган курчаклар, Тирсә авылы тарихы, хезмәт кешеләре турындагы альбомнар — барысы да бар иде.

«Үсеш ноктасы» проекты кысаларында мәктәптә эшләп килүче түгәрәк әгъзаларының кызыклы эшләнмәләре белән дә танышырга була иде.

Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган эшләр, экспонатлар да авыл халкында һәм кунакларда зур кызыксыну уятты.

Район башлыгы Валерий Макаров бай күргәзмә эшенә югары бәя бирде һәм авыл җирлеге башлыгы Рафил Закировка, коллективларга тирән рәхмәтен җиткерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100