news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апаста юбилейлар елына багышланган күргәзмә ачылды

Бөек Җиңүнең 75, ТАССР оешуның 100 еллыгына багышланган күргәзмә ел дәвамында эшләячәк.

Апаста юбилейлар елына багышланган күргәзмә ачылды
apastovo.ru

(Апас, 26 гыйнвар, «Татар-информ», «Апастово-информ»). Апас Туган якны өйрәнү музеенда Бөек Җиңүнең 75, ТАССР оешуның 100, Апас районы оешуның 90 еллыгына яңа ачылган күргәзмә ачылды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Күргәзмәдәге меңләгән экспонатлар белән беренче булып Апас районы ветераннар Советы җитәкчеләре һәм алар белән бергә килгән чордашлары, читтән кайткан кунаклар танышты.

Бу күргәзмә ел дәвамында эшләячәк һәм музей коллективы кунакларны көн дә каршылаячак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100