Бәхти Гайсинны искә алабыз

Бәхти Гайсинны искә алабыз

(Уфа, 26 гыйнвар, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанда күренекле композитор һәм музыкант Бәхти Гайсинның тууына 75 ел тулуга багышланган мәдәни чаралар башланды.

Виртуоз аккордеончы һәм озын гомерле җырлар язган композитор Бәхти Гайсинны күпләр мәшһүр җырчыбыз Фәридә Кудашеваның тормыш иптәше буларак та белә. Алар ике дистә елдан артык бергә илһамлы иҗат дулкыннарында яшәде, бергәләп татарлар белән башкортлар яшәгән төбәкләрне аркылыга буйга йөреп чыкты.

Бәхти Гайсин Башкортстанның Авыргазы районындагы Кешәнне исемле татар авылында туып үсә. Әтисе Миңлеяр абый бар тирә-якка билгеле гармунчы була. Бәхтинең җыр-моңга сәләте әтисеннән күчкәндер, мөгаен. Миңлеяр ага сугыш кырында һәлак булып калгач, озакламый Бәхтинең әнисе Хәтимә апа да каты авырып вафат була. Шуннан соң Бәхти район үзәге Толбазыдагы балалар йортында тәрбияләнә. Бишенче сыйныфта укыганда ук тальян гармун белән дуслашкан сәләтле малай тиздән бар районга оста музыкант булып таныла. Уфадагы 5 нче санлы музыка мәктәбенә килгәндә, Бәхтинең инде «аккордеончы» дигән даны була. Уфа музыка училищесында белем алып, Б.Гайсин һөнәри осталыгын тагын да камилләштерә.

Башкорт академия драма театрында эшләгәндә, Бәхти Гайсин спектакльләргә көйләр дә яза башлый. Ә эстрада сәнгатенә күчкәч, иҗат итү һәм концертлар белән чыгышлар ясау мөмкинлекләре тагын да арта яшь композиторның. Җыр сәнгатебезне Бәхти Гайсин язган «Торналар киткәндә», «Нигә генә, иркәм?», «Ике аккош», «Кайтырсың шикелле тоела», «Сындырма шомырт агачын», «Кермә төшкә, төшмә искә», «Яратам мин синең көлүеңне», «Бөгелә каен» кебек дистәләрчә популяр җырлардан башка күз алдына да китереп булмый. Ә инде танылган композиторның инструменталь әсәрләре, вальслары, маршлары милли җыр сәнгатебездә аерым бер хөрмәтле урынны били. Мәшһүр җырчыбыз Фәридә Кудашева белән бергәләп, Б. Гайсин бик күп татар халык җырларын эшкәртеп, аларны пропагандалаучы да булды.

Бәхти Гайсинның 75 еллык юбилеена багышланган мәдәни кичәләр бу көннәрдә Авыргазы районы мәктәпләрендә һәм мәдәният йортларында башланып китте. Ә төп чаралар бүген Уфада, Башкортстан дәүләт филармониясенең зур залында һәм иртәгә композиторның туган авылы Кешәннедә үтәчәк.