Буаның шагыйрь, шагыйрәләре иҗат берләшмәсенә оешты

“Буа энҗеләре” әдәби иҗат берләшмәсе рәисе итеп күп шигырьләр, җырлар авторы Гөлнур Айзетуллова сайланды

(Казан, 25 декабрь, “Татар-информ”).
“Буа энҗеләре” әдәби иҗат берләшмәсе Бөтендөнья татар конгрессының Буа бүлекчәсе каршында оешты.
Аның рәисе итеп күп шигырьләр, җырлар авторы Гөлнур Айзетуллова сайланды. Гөлнур ханымны шушы көннәрдә генә Татарстан язучылар берлегенә кабул ителүе белән дә тәбриклибез, дип хәбәр итә ТР муниципаль берәмлекләре порталы.