Җыр һәм бию ансамбле кечкенәләр өчен үзенчәлекле китап-буклет нәшер итәргә ниятли

Ул “Җиде энҗе бөртеге” программасы нигезендә төзелә һәм татар, рус, инглиз телләрендә булачак
(Казан, 25 декабрь, “Татар-информ”). Татарстан Дәүләт Җыр һәм бию ансамбле кечкенәләр өчен коллектив тарихы, бүгенгесе һәм эшчәнлеге турында мәгълүмати китап нәшер итәргә җыена.
Ансамбльнең матбугат хезмәтеннән алынган мәгълүматларга караганда, легендар коллективның 70 еллык юбилее уңаеннан тәкъдим ителгән “Җиде энҗе бөртеге” программасы нигезендә төзелүче әлеге басма татар, рус һәм инглиз телләрендә булачак. Төсле итеп эшләнгән китапның кушымтасы буларак, ансамбльнең чыгышлары тупланган видеодиск та тәкъдим ителә. Басманың төп максаты — бай милли мәдәни мирасыбызны киләчәк буыннарга тапшыру.
Тагын шунысы: Татарстан Дәүләт Җыр һәм бию ансамбленең үсмерләр өчен дә шундый китап әзерләү нияте бар.