Милли музей журналистлар катнашында агымдагы елга нәтиҗә ясый

Музей җитәкчелеге массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән хезмәттәшлекнең һәрвакыт нәтиҗәле һәм уңышлы булачагына ышана
(Казан, 25 декабрь, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). 29 декабрь көнне ТР Милли музеенда массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән Яңа ел очрашуы үткәрә. Анда быелгы елга журналистлар белән иҗади хезмәттәшлеккә йомгак ясала һәм 2009 елга килешү дә төзеләчәк.
Әйтергә кирәк, ТР Милли музее — журналистларның үзләре өчен дә мәдәният темасын яктыруда шактый зур мөмкинлек бирүче оешмаларның берсе. Билгеле булганча, биредә һәрвакыт “түгәрәк өстәл” утырышлары, иҗади очрашулар, әңгәмәләр оештырыла, күргәзмәләр ачыла. Журналистлар каләме, радио һәм телетапшырулар аша музей эшчәнлеге һәм андагы бай мирас киңкатлауга барып ирешә.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: агымдагы елда музей “Сөембикә һәм “Идел” журналлары белән иҗади дуслык төзелгән иде, шулай ук “Татарстан — яңа гасыр” телерадиокомпаниясе белән дә яңа проектлар эшләнә. Моннан тыш та музейның даими партнерлары бар.
Музей җитәкчелеге быелгы очрашуның да нәтиҗәле һәм уңышлы булачагына ышана, ул журналистлар өчен дә иҗат дәрте өстәр дигән өметтә кала.