Казанда Халыкара спорт фильмнары фестивале үткәрелергә мөмкин

“Алтын шлем” Халыкара хоккей турындагы фильмнар фестивале генераль директоры Николай Пороховник ТР Хөкүмәтенә әнә шундый тәкъдим ясады
(Казан, 25 декабрь, “Татар-информ”). “Алтын шлем” Халыкара хоккей турындагы фильмнар фестивале генераль директоры Николай Пороховник 2009 елда Казанда фестиваль үткәрү тәкъдиме белән чыкты. Моннан тыш, Пороховник кинофорумның форматын киңәйтергә һәм аны Халыкара спорт фильмнары фестиваленә әверелдерергә ниятли. Ул әлеге инициатива белән ТР Хөкүмәтенә мөрәҗәгать итте.
Искәртеп үтәбез, быелның апрелендә Казанда хоккей буенча яшүсмерләр чемпионаты кысаларында “Алтын шлем” дип исемләнгән I Халыкара хоккей турындагы фильмнар фестивале узды. Халыкара хоккей федерациясенең 100 еллыгына багышланган фестивальнең программасында 45 фильм тәкъдим ителгән иде. “Нәфис фильм” номинациясендә “Валерий Харламов”. Дополнительное время” картинасы (анда төп рольне Алексей Чадов башкара) җиңү яулады.
Фестиваль хоккейны кинода сурәтләүдә заманча тенденцияләрне чагылдыру, шулай ук Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Россия Олимпия комитеты һәм “Яңа кинематограф” компаниясе ярдәмендә кинематографистлар арасында үзара тәҗрибә алмашу максатыннан үткәрелде.