news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимирда Татар мәдәнияте көннәре «Бәхет» үзәгенең 20 еллыгына багышлана

Оештыручылар әлеге фестивальгә татарча җырларга әзерләү өчен милли кадрларның булмавын әйтте.

Владимирда Татар мәдәнияте көннәре «Бәхет» үзәгенең 20 еллыгына багышлана
Рамил Гали/архив

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ» Зилә Мөбәрәкшина). Быел IX Владимирда «Татар мәдәнияте көннәре» өлкә фестивале «Бәхет» Татар милли-мәдәни үзәгенең 20 еллыгына багышланачак. Җирле татарлар белән Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгышлары 28 ноябрьдә 15.00 сәгатьтә мәдәният йортындагы бәйрәм концертында узачак. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә режиссер, сценарий язучы Индира Янбекова сөйләде.

«Фестиваль ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында уза. „Мирас“ иҗади студиябез чыгыш ясаганнан соң, тамашачыларны Татар җыр һәм бию ансамбле программасы белән сөендерәчәк. 70 артист, 800дән артык сәхнә костюмын күреп булачак. Шулай ук күргәзмәләр, татар халык ашларыннан торган чәй табыны тәкъдим ителәчәк. Пандемия булу сәбәпле, концерт залы 50 процент кына тулачак», — диде ул.

Индира ханым сүзләренчә, Владимир өлкәсендә татар бию һәм вокал ансамбльләре юк, чөнки әзерләргә милли кадрлар беткән. «Биш ел элек татар бию түгәрәген Татьяна Михайловна дигән ханым алып бара иде, әмма ул да таркалды. Быел үтә торган фестивальгә татарча җыр дәресләрен укытырга үзебезнең кеше юк, шуңа күрә рус милләте укытучысын җәлеп иттек», — дип сөйләде ул.

«Бәхет» Татар милли-мәдәни үзәге 20 еллык эшчәнлеге дәверендә татар телен, мәдәниятен саклауны төп бурыч итеп куйган. «Кадрлар мәсьәләсендә Татарстан хөкүмәте ярдәм итә алса, рәхмәтле булыр идек. Үзебезнең студиябез бар, шәһәркүләм чараларда чыгыш ясыйбыз. Фестивальгә татарлардан тыш, рус милләте вәкилләре дә килергә теләк белдерде», — диде Индира Янбекова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100