news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Россия шәһәрләрендә концертлар куячак

Коллектив Владимир, Мәскәү һәм Чабаксар шәһәрләрендә «Туй» хореография спектаклен һәм «Алтын фондтагы» иң яхшы номерларны тәкъдим итәчәк.

Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Россия шәһәрләрендә концертлар куячак

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасының Дәүләт җыр һәм бию ансамбле «Туй» программасы белән Россия шәһәрләренә гастрольгә китә. Программа ТАССРның 100 еллыгына багышланган. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Коллектив Владимир, Мәскәү һәм Чабаксар шәһәрләрендә «Туй» музыкаль-хореографик спектаклен һәм «Алтын фонд»тагы иң яхшы номерларны күрсәтәчәк.

Ансамбльнең беренче чыгышы 28 ноябрьдә Владимир шәһәре Мәдәният йортында булачак. 29 ноябрьдә коллектив Мәскәүнең «Измайлово» концерт залында, ә 1 декабрьдә Чабаксарның Чуваш дәүләт опера һәм балет театрында чыгыш ясаячак.

«Туй» музыкаль-хореографик спектакле Казан һәм Себер татарларының XIX гасыр ахыры ХХ гасыр башындагы фольклор-этнографик материалларына нигезләнгән. Тамашачыга традицион татар туен күрү мөмкинлеге булачак.

Сценарий авторы һәм режиссер — Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе, Татарстанның халык артисты Айрат Хәмитов әйткәнчә, «Туй» программасы тарих белән кызыксынучылар өчен уникаль вакыйга булачак. Премьера өчен тарихи материалларга нигезләнеп 300 костюм тегелгән. Ул чордагы үзенчәлекләрне тулырак чагылдыру өчен, оркестрга этник уен кораллары сатып алынган.

Тамашачылар төрле вокаль-хореографик композицияләрне, татар халык җырларын һәм ансамбльнең «Алтын Фондындагы» җырлардан поппури, соңгы ике елда куелган яңа номерларны күрә алачак.

«Туган ил» программасын 9-10 декабрьдә Казан халкы Камал театрында карый алачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100