news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кариев театры сезонның өченче премьерасын - «Мио, минем Мио!» спектаклен тәкъдим итә

Спектакльне Санкт-Петербургтан чакырылган иҗади төркем куйды.

Кариев театры сезонның өченче премьерасын - «Мио, минем Мио!» спектаклен тәкъдим итә

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ»). 27 һәм 28 ноябрьдә Г. Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры «Мио, минем Мио!» спектакль премьерасын тәкъдим итә. Бу - XXXIII театр сезоны башыннан өченче премьера. Бу хакта театрның матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Мио, минем Мио!» спектакле Астрид Линдгренның шул исемдәге балалар повесте нигезендә эшләнгән.

Спектакльне Санкт-Петербургтан чакырылган иҗади төркем әзерләде. Спектакльнең режиссеры — театр һәм кино актрисасы, театр режиссеры, педагог һәм театр тәнкыйтьчесе, В. Стржельчик исемендәге премия лауреаты Екатерина Гороховская. 

Екатерина Гороховскаяның башкарган актерлык эшләре шактый. «Добрыня Никитич һәм Змей Горыныч» (Забава Путятична) , «Илья Муромец һәм Соловей-разбойник» (Аленушка), «Лунтик һәм аның дуслары маҗаралары» (Лунтик), «Барбоскиннар дачада » (Лиза) һ.б. мультфильм геройлары нәкъ менә аның тавышы белән сөйли.

«„Мио, минем Мио!“ — минем яраткан китапларымның берсе. Һәм мин күптән үзенчәлекле тылсымлы әкият куярга теләдем. Монда труппаның теләге һәм минем теләгем туры килде», - дип уртаклашты режиссер. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100