Кайбыч районыннан Хәмидуллинар гаиләсе 2015 елда Татарстанның иң күркәм гаиләсе исеменә лаек булды

Бүген Казанда бәйгенең финал өлеше узды

(Казан, 25 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның Кайбыч районы Олы Кайбыч авылында гомер кичерүче Хәмидуллиннар гаиләсе “Күркәм гаилә” республикакүләм бәйгесе Гран-приена лаек булды. Бүген Казанда ТР Халыклар дуслыгы йортында әлеге күркәм исем өчен бәйгенең район этапларында җиңеп чыккан 10 гаилә көч сынашты.

Алсу һәм Илмас Хәмидуллиннар – мөгаллимнәр гаиләсе. Гаилә башлыгы Илмас әфәнде Кошман төп мәктәбендә директор, ә Алсу ханым Олы Кайбыч урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Ислам кануннары буенча яшәүче бу күркәм гаилә 3 кыз тәрбияләп үстерә.

Җырга-моңга, спортка гашыйк гаилә район, зона һәм республикакүләм чараларда һәрдаим катнашып килә. Алсу Хәмидуллина, мәсәлән, узган елда "Нечкәбил" бәйгесендә катнашып, "Милли традицияләр" номинациясендә 3 нче урынны яулаган. Зона күләмендә узган "Ел укытучысы" бәйгесендә дә үзенең тәҗрибәсен һәм осталыгын күрсәтеп, призлы урын алган. Гаилә башлыгы районда үзенең иҗтимагый эшләрдә актив булуы белән билгеле. Үрнәк һәм күркәм гаиләдә тәрбияләнеп үсүче кызлары Айсылу, Зөһрә һәм Зөләйха – әти-әниләренең лаеклы дәвамчылары, горурлыгы.

 Солтан Исхаков фотосы.