Казан Кремлендә Татарстанның танылган рәссам-каллиграфларының эшләре тәкъдим ителәчәк

Күргәзмәгә килүчеләр гарәп каллиграфиясе техникасында башкарылган эшләрне 2021 елның февраленә кадәр бәяли алачак.

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ»). 28 октябрьдә Казан Кремлендәге Татар шамаиле галереясында «Фатиха: яңа мәгънәләр» дигән күргәзмә ачыла. Бу хакта музей-тыюлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Күргәзмә Татарстанда танылган яшь рәссам-каллиграфларның эшләре белән таныштырачак. «Фатиха» иҗат төркеменә Назыйм Исмәгыйлев һәм Роза Хуҗина (Казан), Айзат Минһаҗев һәм Гөлназ Исмәгыйлева (Казан – Истанбул), Айрат Хисмәтуллин (Екатеринбург) керә.

Күргәзмәгә килүчеләр гарәп каллиграфиясе техникасында башкарылган 30дан артык эш белән таныша алачак. Мөхәммәд Пәйгамбәрнең (с.г.в.с.) туган көненә багышланган экспозиция 2021 елның февраленә кадәр эшләячәк.