"Татар-информ" Нурсөя Яруллинаның 80 яшьлегенә багышланган кичәне онлайн күрсәтә

Әдәби-музыкаль кичә 25 октябрьдә 17:00 сәгатьтә башлана.

(Казан, 25 октябрь, "Татар-информ"). Бүген, 25 октябрьдә, 17:00 сәгатьтә Тукай клубында Фәнис Яруллинның хатыны Нурсөя Яруллинаның 80 яшьлегенә багышланган әдәби-музыкаль кичә булачак.

Тантанада Фәнис һәм Нурсөя Яруллиннарның иҗатташлары, Баулы төбәгеннән килгән якташлары, әдипләр һәм журналистлар, танылган җырчылар, мәдәният һәм мәгариф эшлеклеләре катнашачак.

"Илһам чишмәм син - Нурсөям!" дип аталган әдәби-музыкаль кичәне "Татар-информ" сайтында онлайн карарга мөмкин. Карау өчен сылтама: tatar-inform.tatar/internet-tv/417/