Бакый Урманче исемендәге премияләр тапшырылды

Быел әлеге премиягә биш кеше лаек дип табылды.

(Казан, 23 октябрь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина).23 октябрь көнне “Хәзинә” милли сәнгать галереясендә Бакый Урманченың тууына 120 ел тулу уңаеннан оештырылган күргәзмәдә, аның тормышы һәм иҗатына багышланган премия лауреатларын тәбрикләделәр. Галереядә сынчының коллекционерлар кулында булган уникаль әсәрләре тәкъдим ителде. Быел әлеге абруйлы бүләккә биш кеше лаек дип табылды.

Бакый Урманче исемендәге премия ике елга бер мәртәбә тапшырыла. Татарстан Республикасы сынлы сәнгать музее директоры Рузалия Нургалиева “Татар-информ” хәбәрчесенә шул хакта белдерде.

Розалия Нургалиева сүзләренә караганда, Бакый Урманче исемендәге премия Татарстан Мәдәният министрлыгы инициативасы белән беренче тапкыр 1998 елда оештырылган. “Чарада сынлы сәнгать өлкәсендә күренекле, һөнәри осталык һәм мәдәни югарылыкта башкарылган, үзенчәлекле стиле булган, яңалыгы һәм оригинальлеге белән аерылып торган рәсем, графика, скульптура һәм сәнгать әсәрләре иҗат иткән өчен ике елга бер мәртәбә тапшырыла”, – диде ул.

Жюри әгъзалары барлыгы 42 эшне тикшергән. Араларында танылган сәнгать осталары да очрамый калмаган. Әйтергә кирәк, Татарстаннан гына түгел, Россия төбәкләреннән дә килгән гаризалар булган. Быел Бакый Урманче исемендәге премия бүләкләрен Татарстан Республикасының мәдәният министры урынбасары Светлана Персова 5 иҗатчыга тапшырды:

•Мәдьяр Хаҗиев “Мелодия родного края”;
•Александр Артамонов “Серия произведений”
•Ринат Әхмәтов “Казанское полотенце”
•Әлфис Әмиров “Легенда”;
•Динә Әхмәтова “Монография: татарские писатели в первой половине 20 века в фотографиях”

Күргәзмәнең эшләү дәверендә “Бакый Урманче” дип исемләнгән зур китап нәшер ителүе көтелә. Зур архив материалы тупланган әлеге әсбапта останың иҗади мирасы тәкъдим ителәчәк, билгесез әсәрләре бастырылачак. Шулай ук Бакый Урманче башкарган мөнәҗәтләр язмасы сакланган. Хәзер ул язма альбомга күчерелгән һәм якын көннәрдә диск форматында чыгарга тиеш.

Әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә РФ дәүләт премиясе, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, шагыйрь Ренат Харис үзенең хис-кичерешләре, истәлекләре белән уртаклашты: “Бакый Урманченың мондый күргәзмәсен минем әле беренче тапкыр гына күрүем. Мин аның белән бик күп еллар дәвамында аралашып, дуслашып, сөйләшеп һәм бәхәсләшеп яшәдем. Минем карашымча, ул үзенең талантының бөтен ягын да шушы күргәзмә белән күпмедер дәрәҗәдә ачып салган, гәрчә үзе инде бакый дөньяда булса да. Бакый аганың эшләренә карап, аның күңеле нинди якты булган икән дип сокланасың. Ак, кара, төсле буялар белән әсәрләрен иҗат иткән. Барысында да кояш нуры, җылылык,олы мәхәббәт бар. Хатын-кызларга, дусларына гына түгел, ә бөтен дөньяга, тормышка мәхәббәте күренә. Андый шәхесләр, андый рәссамнар, әлбәттә, классик дип аталалар. Шул мәгънәсендә Бакый Урманче татар сынлы сәнгатенә нигез салучыларның иң күренеклесе”, - диде ул.

Күргәзмә 2018 елның 1 мартына кадәр эшләячәк.

Бакый Урманче – бөек рәссам, сынчы, шагыйрь, эпистоляр жанры остасы, татар һөнәри сынлы сәнгатенә нигез салучы, график, скульптор һәм архитектор, Татарстан АССРның (1960) һәм РСФСРның (1982) халык рәссамы, ТАССРның Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты (1967).