Казанда М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында яңа театр сезоны ачылуга багышланган матбугат очрашуы уза

М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында яңа театр сезоны вакыйгалары турында сүз барачак

(Казан, 25 октябрь, “Татар-информ”). Иртәгә – 26 октябрьдә Казанда М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында яңа театр сезоны ачылуга багышланган матубгат очрашуы уза. Анда ТР Театр әһелләре берлеге рәисе, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, ТР Театр әһелләре берлеге рәисе урынбасары Раушания Юкачева, яшь режиссерлар Юлия Захарова һәм Альберт Гаффаров катнаша.

Матбугат очрашуында М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында яңа театр сезоны вакыйгалары турында сүз барачак. Журналистлар өчен шулай ук яңартылган бина буйлап экскурсия оештырылачак, дип хәбәр итә ТР Театр әһелләре берлеге матбугат хезмәте.