Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда - “Шүрәленең төшенә дә кермәгән...” бәйрәме
29 октябрьдә 18 сәгатьтә Татарстанның Милли музеенда “Шүрәленең төшенә дә кермәгән...” исемле кызыклы чара узачак
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 25 октябрь, “Татар-информ”). 29 октябрьдә 18 сәгатьтә Татарстанның Милли музеенда “Шүрәленең төшенә дә кермәгән...” исемле кызыклы чара узачак.
Бәйрәмдә музей кунакларын татар һәм рус әкиятләре, риваятьләре геройлары – Убырлы карчык, Су анасы, Албасты, Өрәк, Бичура, Дию пәрие, Җен һәм башкалар каршы алачак. Шулай ук музейда Көнбатыштагы Хэллоуин бәйрәме Ватаны – Бөекбританиядән килгән Убырлы карчык белән дә танышып һәм аралашып булачак. Казан өстеннән очканда, ул тылсымлы себеркесен югалта. Аңа Ватаны булган томанлы Альбионга кайтыр өчен музей кунаклары зирәклек, тапкырлык, нәзакәтлелек һәм башка сыйфатларны күрсәтергә тиеш булачак. Музейда һәр кеше күңел тулы тәэсирләр белән кайтачак, дип хәбәр иттеләр ТР Милли музееның матбугат хезмәтеннән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз