Казанда Анатолий Коненко микроминиатюралары тәкъдим ителәчәк

27 октябрьдә 16 сәгатьтә ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда “Анатолий Коненконың иҗат җәүһәрләре” исемле күргәзмәсе ачылачак

(Казан, 25 октябрь, “Татар-информ”). 27 октябрьдә 16 сәгатьтә ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда “Анатолий Коненконың иҗат җәүһәрләре” исемле күргәзмәсе ачылачак. Эшләрнең авторы – Омскидан оста, рәссам-микроминиатюралар иҗат итүче Анатолий Коненко.
ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, экспозициядә 60 экспонат тәкъдим ителәчәк. Аларның һәркайсында лупа һәм махсус сурәтне зурайта торган оптик җайланмасы бар. Үз әсәрләрендә автор рәсем микроминиатюрасын, төсле графиканы, агачта һәм сөякләрдә уеп ясау, инкрустация, бәйләү, чигүне куллана. Барлык миниатюраларын лупа аша карарга мөмкин булачак. Миниатюрларны ясаганда автор кыйбатлы материаллар – югары пробалы агалтын, алтын, көмеш, мамонт сөяген файдалана.
Анатолий Коненконың иң матур һәм кызыклы миниатюрлары арасында балалайка тоткан озынборын, бөҗәкләр өчен бизәкләр, черки борынындагы Эйфелев манарасы, чикерткә тәпиләрендә скрипка, дөге орлыкларынла портретлар, берничә миллиметрлы китапчыклар, энә күзендә дөяләр караваны һәм башкаларны атарга була. “Дагаланган борча” исемле миниатюрасын ясауга ул 7 елын багышлый.
Белешмә өчен: Анатолий Коненко 1954 елның февралендә Ырымбур өлкәсендә туа. Төзелеш техникумының архитектура бүлеген, М.Горький исемендәге педагогия институтын, Омскиның техника иҗаты һәм патент белеме институтын укып тәмамлый. Төзелеш техникумында рәсем, сынлы сәнгать, гамәли сәнгать, макетлаштыру предметларын укыта. Микроминиатюра белән шөгыльләнә. 1994 елда беренче миниатюралы китапны бастыра, ә 1996 елда дөньяда иң бәләкәй китабын чыгара. 2002 елда Гиннесның рекордлар Китабына кертелә.
Микроминиатюралар күргәзмәләре дөньяның төрле шәһәрләрендә үткәрелә, аның эшләре Россия, АКШ, Дания, Алмания, Чехия, Япония илләренең шәхси тупланмаларында саклана.