news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гөлнара Абитова 30 ел буена Яшьләр театрында эшләвенә бер дә үкенмәвен әйтте

50 яшьлек юбилеенда актрисага «ТАССРның 100 еллыгы» медале һәм Казан шәһәре башкарма комитеты мәдәният идарәсенең мактау грамотасы тапшырылды.

Гөлнара Абитова 30 ел  буена Яшьләр театрында эшләвенә бер дә үкенмәвен әйтте
Михаил Захаров

(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Бүген Габдулла Кариев исемендәге Яшь тамашачылар театрында Татарстанның атказанган артисты Гөлнара Абитованың юбилей бенефисы үтә. Актриса «Татар-информ» хәбәрчесенә театрда 30 ел эшләвен, актерлык һөнәрен сайлавына үкенмәвен әйтте.

«5-6 ел эчендә эшләрен алмаштырып торган кешеләрне аңламыйм, мин ул гамәлне хупламыйм. Минемчә, кеше бер эштә гел әйбәт кенә эшләргә тиеш. Балачагымнан ук үземне артистка булырга әзерләдем», — диде Гөлнара Абитова һәм алтмышка якын роль башкарганын, спектакльләр арасыннан чит ил классикасын яратканын әйтте.

Актриса беренче адымнарын «куркыныч иде», — дип искә алды. «Әле дә каушата. Хәтерлим, әниләр газеталар алдыра иде. Мин дүртенче сыйныфта укыганда ук үз-үземә актриса булам, дидем. Театр училищесына укырга кабул итәләр икән, дигән игълан күрдем дә, тәвәккәлләдем. Бүгенгәчә театрыма тугры калып хезмәт итәм. Үкенмәдем», — дип сөйләде юбиляр.

Тантана вакытында Татарстан Мәдәният министрлыгының халыкара һәм төбәкара хезмәттәшлек бүлеге әйдәп баручы киңәшчесе Алинә Гюрелли Гөлнара Абитовага алга таба да яңа рольләре, таланты, уңышлары белән сөендерер дип ышанып калуын әйтте һәм «ТАССРның 100 еллыгы» дигән истәлекле медаль тапшырды.

Гөлнара Абитова, шулай ук, Казан шәһәренең мәдәният өлкәсен үстерүгә өлеш керткәне һәм күп еллык намуслы хезмәте өчен Казан шәһәре башкарма комитеты мәдәният идарәсенең мактау грамотасы белән дә бүләкләнде. «Артист гомере рольләре белән билгеләнә. Яңа рольләр, тагын да яңа биеклекләр, зур масштаблы образлар телим», — диде Габдулла Кариев исемендәге Яшь тамашачылар театры директоры Гүзәл Сәгыйтова.

Кариев театрының баш режиссеры, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ренат Әюпов сүзләренчә, Гөлнара Абитова булган җирдә бәйрәм рухы туа. «Драматик рольләрне дә ул позитив яссылыкта тамашачыга җиткерергә тырыша. Беркайчан да зарланмый, чөнки эчке халәте шундый», — дип бәяләде ул.

«Телебез, милләтебез юкка чыкканда син гомереңне татар театрына, сәнгатькә багышладың. Мин, чыннан да, халкыма хезмәт иттем дип горурланып яшәргә язсын», — дип котлады Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Әзһәр Шакиров Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры исеменнән.

Кичәдә «Мәхәббәт күгәрченнәре», «Ут чәчәге», «Гашыйк буласым килә», «Шәй-бу! Шай-бу!», «Корт» спектакльләреннән Гөлнара Абитова катнашында өзекләр күрсәтелде. Бәйрәм азагында юбилярны котлап театр училищесында укыган курсташлары менде. Алар арасында Резидә Төхвәтуллина, Инсаф Абдулла, Әлфия Хәбибуллина һәм башкалар бар иде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100