Татарстан Президенты Екатеринбургта “Түгәрәк уен” фестиваленең гала-концертында булды

Рөстәм Миңнеханов фестивальдә җиңүче “Харият” иҗат коллективына “Фиат-Дукато” микроавтобусына сертификат тапшырды

(Екатеринбург, 25 сентябрь, «Татар-информ», Сергей Семеркин). Бүген ТР делегациясе Урал җирендә сәфәр кысаларында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Свердловски өлкәсе губернаторы Александр Мишарин Свердловски дәүләт эстрада театрында узган “Түгәрәк уен” Бөтенроссия татар фольклор коллективлары фестиваленең гала-концертында булды.
“Түгәрәк уен” фестиваленә РФның 11 төбәгеннән 500дән артык катнашучы килде. Бүген Свердловски дәүләт эстрада театрында Татарстан Республикасы белән Свердловски өлкәсе Дәүләт җыр һәм бию ансамбльләре чыгыш ясады. Ике төбәк биючеләре һәм гармунчылары иҗат эстафетасын бер-берсенә бирде. Видеоэкраннарда Татарстан Республикасы белән Свердловски өлкәсенең истәлекле урыннары фотолары күрсәтелде.
Александр Мишарин сәламләү сүзендә, бүген бу сәхнәдә рус һәм татар халыкларының биюләре үрелеп барды, дип билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, милли традицияләрне саклау мөһим. Свердловски өлкәсендә моның өчен барысы да эшләнелә, ел саен Урал халык көне, Сабантуй үткәрелә.
Рөстәм Миңнеханов губернаторга һәм аның командасына Свердловски өлкәсендә татар җәмгыятенә ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде. Татарларның күпчелеге Татарстаннан читтә яши дип билгеләп үтте ул. Казан бөтендөнья татарларының башкаласы булып тора.
РФның төрле төбәкләрендә “Түгәрәк уен” фестивале өченче тапкыр үткәрелә һәм ел саен анда катнашучылар саны арта, оештыру дәрәҗәсе күтәрелә. Татарстан Президенты фестивальне оештыручыларга һәм катнашучыларга рәхмәт белдерде. “Бу мәдәниятне саклауга зур өлеш кертү”, - дип белдерде ул.
Рөстәм Миңнеханов фестивальдә җиңүче “Харият” иҗат коллективына “Фиат-Дукато” микроавтобусына сертификат тапшырды.