Зөфәр Гыймаев: “Рушан Якупова эшләре — нур чыганагы”

“Хәзинә”дә ачылган күргәзмәдә рәссамның 100гә якын эше урын алган иде
(Казан, 25 сентябрь, “Татар-информ”). “Аның картиналары һәм, гомумән, эшләреннән торган күргәзмәләре нурлы. Алардан гел яхшылык, җылылык бөркелеп тора”, - дип белдерде ТР Рәссамнар берлеге рәисе Зөфәр Гыймаев, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рушан Якупованың күргәзмәсе ачылышы тантанасында һәм рәссамның иҗат ялкыны сүнмәвен, алга таба да сәнгать сөючеләрне кабатланмас эшләре белән сөендерүен теләп калды.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Рәссамнары берлеге әгъзасы Рушан Якупованың “Хәзинә” милли сәнгать галереясендә ачылган юбилей күргәзмәсендә 100гә якын эше урын алган иде. Алар арасында пейзажлар, нартюрмортларга зур урын бирелгән.
“Якуповлар гаиләсе — рәссамнар династиясе ул. Алар турында сөйләрлек сүзләр бик күп. Әйтергә кирәк, әлеге гаиләнең иҗат юнәлеше минем өчен аерым үзәнчәлеккә ия. Харис абый белән Рушан ханымның оныклары да рәсем сәнгатен юнәлешен сайлар һәм республика мәдәнияте үсешенә үзләреннән өлеш кертер”, - дигән теләктә калды рәссам Шамил Шәйдуллин.