Василий Качалов театры Ярославльдә — фестивальдә

Труппа анда Ф.Дюрренмат пьесасы буенча куелган “Визит дамы” дигән спектакль тәкъдим итәчәк
(Казан, 25 сентябрь, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). В.Качалов исемендәге Рус дәүләт драма театры Ярославльгә IX Халыкара Волков фестиваленә юл алды. Анда труппа Ф.Дюрренмат пьесасы буенча куелган “Визит дамы” дигән спектакль белән чыгыш ясаячак, дип белдерә ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.
Билгеле булганча, рус милли җәмәгать театрына нигез салган Федор Волков исемен йөртүче Халыкара театр фестивале 2001 елда оеша. Төбәкләр, крайлар һәм республикалардагы рус драма театр коллективларын бер сәхнәгә туплаучы әлеге чараның төп максаты — рус театр мәктәбе традицияләрен саклау һәм үстерү, театр коллективлары арасында дустанә мөнәсәбәт урнаштыру, милли мирасны пропагандалау, театраль проектларны тормышка ашырырга ярдәм итү.
Бу юлы да анда Саратовның академия опера һәм балет театры, А.Чехов исемендәге Кишинев рус драма театры, М.Горький исемендәге Минск академия драма театры һәм башка күп кенә коллективлар катнаша.