Уфадагы концертта Татарстан җырчылары да катнаша

Башкортстандагы “Раушания” продюсерлык үзәге яңа сезон башында тамашачыларга үзенчәлекле программа әзерләде
(Уфа, 25 сентябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстандагы “Раушания” продюсерлык үзәге яңа сезон башында тамашачыларга үзенчәлекле программа әзерләде.
“Парлы җырлар” дип исемләнгән бу тамашада милли сәнгатебезне күтәрүче парлы җырчылар да, танылган композиторлар да катнаша.
Яңа тамашаны бүген Уфаның мең кеше сыйдырышлы “Юбилей” мәдәният сараенда күрү мөмкин булачак.
Уфадагы концертка Казаннан Динә һәм Рафаэль Латыйповлар, Дилә һәм Булат Нигъмәтуллиннар, Алсу Әбехлханова, Резедә Шәрәфиева, Равил Галиев, Зөфәр Хәйретдинов һәм башкалар килде.
Башкортстан сәнгать осталары да күп катнаша бу мәдәни чарада. Аеруча танылган татар җырчысы Башкортстанның халык артисты Фәдис Ганиев белән аның җәмәгате Лилия Биктимерованы тамашачылар түземсезлек белән көтә.