Әстерханда «Әстерхан елъязмасы» китабы тәкъдир ителде

Әстерхан өлкәсе губернаторы резиденциясенең зур залында шәһәрнең 450 еллык юбилеен бәйрәм итү кысыларында Әстерхан елъязмасы» китабы тәкъдир ителде
(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ»). Әстерхан өлкәсе губернаторы администрациясенең матбугат хезмәте һәм мәгълүмат сәясәте идарәсе хәбәр итүенчә, өлкә губернаторы резиденциясенең зур залында шәһәрнең 450 еллык юбилеен бәйрәм итү кысыларында Әстерхан елъязмасы» китабы тәкъдир ителде.
Әстерхан өлкәсе губернаторы Александр Жилкин ярдәме белән раритет фолиантта басылып чыккан әлеге китапта Әстерхан краеның таш гасырның әүвәлге чорыннан (палеолит) башлап бүгенге көнгәчә тарихы чагылдырылган.
А.Жилкин «Әстерхан елъязмасы»н Россия һәм Әстерхан өлкәсенең мәдәни мирасында лаеклы урын алган уникаль тарихи хезмәт дип бәяли. «Бу китап буенча безнең замандашларыбыз һәм киләчәк буын борынгы Идел буе шәһәре тарихын өйрәнәчәкләр, - дип билгели төбәк башлыгы. – Мин әстерханлыларның яңа төзелешләрдәге краннарны гына күрәселәрен түгел, ә мәдәни традицияләргә бай шәһәрнең тарихын да яхшы белүләрен телим», - ди ул.
«Әстерхан елъязмасы» китабында Әстерхан, Казан, Ярославль, Санкт-Петербург, Мәскәү музейлары хәзинәләреннән алынган ике йөздән артык экспонатның фоторәсемнәре бирелгән. Китап «Морской Петербург» нәшрият йортында басылган. Текстларның авторы – Әстерханның П.М.Догадин исемендәге дәүләт картиналар галереясе директоры урынбасары Эвелина Кугрышева. «Әстерхан елъязмасы» проекты кысаларында искиткеч зур күләмдәге матур фолианттан тыш, мини-фолиантны бастырып чыгару да каралган. Ул эчтәлеге һәм сәнгатьчә бизәлеше буенча да әлеге зур китапны кабатлый. Монда Әстерхан турындагы архив материаллары, әйдәп баручы музейлар һәм архивлардан алынган экспонатларның фоторәсемнәре урын алган.
Губернатор Александр Жилкин тарихи фолиантны тантаналы төстә, мәңгегә сакланырга дип, Әстерханның Н.К.Крупская исемендәге фәнни китапханәсенә тапшырды. Ул шулай ук әлеге китапны бастырып чыгаруда финанс яктан ярдәм күрсәткән «Мобильные Системы Связи – Поволжье» ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Валерий Ермаковка «Әстерхан өлкәсе алдындагы казанышлары өчен» ордены медален тапшырды, диелә хәбәрдә.