Казанда Америка триосы чыгыш ясый

21 октябрь көнне Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залында АКШтан килгән фортепиано триосы концерты була.
(Казан, 25 сентябрь, “Татар-информ”). 21 октябрь көнне Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залында АКШтан килгән фортепиано триосы концерты була.
Бу көнне казанлыларны Анна Вайман (скрипка), Петер Опии (виолончель) һәм Роберт Палмер (фортепиано) сөендерәчәк.
Концерт программасында XIX-XX гасырда яшәгән Америка композиторлары Л.Бернстайн, А.Фут, Д.Э.Уайа, Дж.Хигдон әсәрләре яңгырар дип көтелә.