Илфак Ибраһимов: “Илдар Юзиев чын мәгънәсендә халык шагыйре иде”

Ул һәрвакыт татар әдәбияты киләчәген кайгыртып яшәде, ди ТР Язучылар берлеге рәисе
(Казан, 25 сентябрь, “Татар-информ, Рәсилә Кәримова). Кичә бертөркем татар зыялылары Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе һәм М.Җәлил исемендәге республика бүләге лауреаты, прозаик, шагыйрь, драматург Илдар Юзиевның тууына 75 яшь тулуны билгеләп үтте. “Таныш моңнар” дип исемләнгән искә алу кичәсендә ТР Мәдәният министры урынбасары Гөлшат Нигъмәтуллина да катнашты.
“Илдар Юзиев чын мәгънәсендә халык шагыйре иде. Һәрвакыт халык янында булган һәм аның рәхмәтен тоеп яшәгән иҗатчы ул.
Илдар абый — яхшы остаз да иде. “Яшь ленинчы” газетасы һәм “Ялкын” журналында тәүге шигырьләре чыккан өметле яшьләр белән бик теләп хезмәттәшлек итте. Аларны үзе эзләп табып, Казанга укырга чакыра һәм шул рәвешле әдәбият дөньясына алып керә иде”, - дип, ТР Язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов аның татар әдәбияты киләчәген кайгыртып яшәгәнлеге турында да әйтеп узды. Истәлекләре белән шулай ук кичәдә аның дуслары Шәүкәт Галиев, Мәсгут Имашев, Марат Кәримов, Шаһинур Мостафин, Мирсәет Яруллин да уртаклашты. Җырчылар Илһам Шакиров, Зилә Сөнгатуллина, Айдар Фәйзрахманов, Зөһрә Сәхәбиева, Лилия Муллагалиева, Рәсим Низамов, Айгөл Бариева, Филүс Каһиров, Рөстәм Асаев, Айгөл Хәйри, И.Юзиев сүзләренә язылган җырларны яңыратты. Г.Камал һәм К.Тинчурин исемендәге театр артистлары аның шигырьләрен ишеттереде һәм пьесалары буенча куелган спектакльләрдән өзекләр тәкъдим итте.
Искә алу кичәсендә танылган каләм иясе турында байтак сөйләнде. Моннан тыш, Татарстан китап нәшрияты тарафыннан нәшер ителгән “Илдар Юзиев” дигән китап та тәкъдир ителде.
И.Юзиев — кырыктан артык шигырь, поэма, пьеса җыентыклары авторы. Алар арасында “Таныш моңнар” (1956), “Яшь наратлар” (1965), “Төнбоек” (1970), “Өзелмәс кыллар” (1978), “Поэмалар” (1976), “Мәхәббәт китабы” (1979), “Гашыйклар тавы” (1991), “Уйлый күңелем төрлесен...” (1997) һ.б. исемендәге шигырь китаплары, шулай ук драматик сәхнә әсәрләре тупланган “Бөркетләр кыяга оялый”, “Кыр казлары артыннан”, “Мәңгелек безгә”, “Сандугачлар килгән безгә”, моннан тыш, балалар өчен шигырьләр, мәкаләләр җыентыклары да бар.