Горький музеенда Мария Елизарованы искә алалар

Анда мәдәният һәм сәнгать әһелләре, шулай ук заманында М.Елизарова белән бергә эшләгән, очрашкан кешеләр катнаша
(Казан, 25 сентябрь, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). 26 сентябрь көнне М.Горький музей-мемориалында, әлеге мәдәни учак белән 1942-1978 елларда җитәкчелек иткән Мария Елизарованы искә алу чарасы була. Анда мәдәният һәм сәнгать әһелләре, шулай ук заманында М.Елизарова белән бергә эшләгән, очрашкан кешеләр катнашачак.
М.Н.Елизарова 1908 елда хәзерге Башкортстан республикасының Дәүләкән районы Каранбаш авылында дөньяга килә. 1924-1929 елларда Татарстанның Бөгелмә районында комсомол оешмасы эшләрен алып бара. 1931-1934 елларда исә партиянең татар өлкә комитетында хатын-кызлар бүлегендә инструктор булып эшли. 1935 елда ул М.Горький белән очраша һәм аның белән хат алыша.
Бөек Ватан сугышы елларында М.Елизарова Көнбатыш һәм 4 нче Украина фронтларына командировкада була. Аның үз күзләре белән күргәннәре “Своими глазами” дигән мәкаләләр циклында чагылыш таба.
1942 елда М.Елизарова М.Горький музей-мемориалы директоры итеп билгеләнә. Ул эшләгән елларда музей язучының тормышын һәм иҗатын өйрәнүче үзәккә әверелә. 1945 елда М.Елизарова, М.Горькийның хатыны Е.Пешкова, соңрак исә Ф.Шаляпинның кызы белән таныша.
Моннан тыш, ул Казанның аксакаллары, коллекционерлар, шулай ук М.Горький белән очрашкан-аралашкан кешеләр белән дә күреп сөйләшә. М.Елизарова башкалада узган “Горький укулары”на, фәнни җыеннарга Мәскәү, Ленинград, Горький, Самара, Ялтадан галимнәрне, музей белгечләрен дә җәлеп итүгә ирешә.
Аның башлангычы белән татар әдәбияты буенча шактый материаллар туплана һәм шулар нигезендә музейда “Горький һәм татар әдәбияты” дигән экспозиция оештырыла.
М.Елизарова — Кама Тамагы районының Красновидово авылында А.М.Горький музеен оештыручыларның берсе. Ул шулай ук “Не жалейте людям солнца” (1975), “Они были в Казани” (1983), “Незабываемые годы” (1987) һәм башка басмалар авторы да. 1975 елда М. Елизарова СССР Язучылар берлеге әгъзасы итеп сайлана, аңа шулай ук РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелә.
М.Елизарова 1995 елда вафат була.