Чыңгыз Айтматов иҗатын яратучылар Бишкәккә җыела

Төркия, Азәрбайҗан, Казахстан, Үзбәкстан һәм башка күп кенә илләрдә яшәүчеләр бөтендөнья танылган язучы һәйкәленә чәчәкләр сала.
(Казан, 25 август, “Татар-информ”). Чыңгыз Айтматовның иҗатын яратучылар бөтен дөньядан ел саен Бишкәккә килә. Анда халык язучысының музей-йорты эшләп килә һәм аның истәлегенә һәйкәл куелган. Бу хакта “Анадолу” агентлыгы хәбәр итә.Мәйданда Айтматов һәйкәленә чәчәкләрне төрки дөньясының меңләгән кешесе, шул исәптән Төркия, Азәрбайҗан, Казахстан, Үзбәкстан халкы сала.Бөтендөньяда танылган язучының иҗатын яратучылар шулай ук Бишкәк янындагы мемориаль зиратта Чыңгыз Айтматов каберенә дә бара. Чыңгыз Айтматовның музей-йорты 2014 елда, бөек кыргыз язучысының туган көнендә, үз ишекләрен ачты. Айтматов бу йортта 1986 елдан алып соңгы көннәренә кадәр яши. Музей-йортта аның аның кулъязмалары, шәхси әйберләре, фоторәсемнәре, бүләкләре саклана.