Кәрим Тинчурин театры драматургның туган ягына иҗади сәфәр оештыра

Быел татарның атаклы драматургы Кәрим Тинчуринның тууына 130 ел була, театрның сәфәре юбилейга багышлана.
(Казан, 25 август, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры атаклы драматург Кәрим Тинчуринның туган ягы Пензага гастрольгә китәчәк. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына театрның баш режиссеры, Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшит Заһидуллин хәбәр итте.
 
“Быел безнең театр олуг режиссерның 130 еллыгын билгеләп узачак. Яңа сезон алдыннан Тинчуринның туган ягы – Пензага юл алачакбыз. 7-9 сентябрь көннәрендә К.Тинчуринның “Назлы кияү” музыкаль әсәрен тәкъдим итәргә ниятләдек. Комедия жанрындагы спектакльне 7 сентябрьдә – Сосноборский районы Индерка авылында, 8 сентябрьдә – Пензада, ә 9ы көнне Каменка районы Кобылкино авылы халкына күрсәтәчәкбез”, – диде Рәшит Заһидуллин.