Зәйлеләрне күңелле чаралар көтә

Көн аллы-гөлле утлар белән тәмамланачак

(Казан, 25 август, "Татар-информ").  29 августта Зәйнең “Энергетик” Мәдәният сарае каршындагы мәйданда ТАССР төзелүгә 95 ел, яңа дәүләтчелек оешуга 25 ел тулуга багышлап, Шәһәр көне кысаларында төрле күңел ачу чаралары үтәчәк.

Күңел ачу көндезге сәгать 2дә кәгазьдән ясалган самолетлар фестивале белән башлана. Сәгать 3тә – “Яш кәләшләр”, 4тә “Автоледи” конкурслары оештырыла. 17 сәгатьтә карнавал башлана, 18 сәгатьтә “Джинсовые мальчики" дуэты концерты була. Бәйрәм тантаналы төстә 19 сәгатьтә ачыла. Аннан соң бәйрәмне башкала артисты Илсаф һәм мәскәүлеләр дәвам итә. Көн аллы-гөлле утлар белән тәмамланачак. Бу шоу 21сәгат 40 минутка планлаштырылган, дип яза "Зәй офыклары".