Мәскәүдә Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган кичә уздырылды

Чараны Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры әзерләгән

  (Мәскәү, 25 август, «Татар-информ»). Кичә Мәскәүдәге татар мәдәни үзәгендә танылган татар драматургы Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган кичә узды.

Чара бөек татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк куюдан башланды. Анда Татарстан Премьер-министры урынбасары - ТР ның РФдагы Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, ТР халык шагыйрьләре Равил Фәйзуллин һәм Ренат Харис, Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры директоры Илфир Якубов һәм театр актерлары, шулай ук җәмәгать эшлеклеләре катнашты, дип хәбәр итә ның РФ дагы Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте.

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры әзерләгән чара 2012 елда вафат булган Туфан Миңнуллинның тууына 80 ел тулу уңаеннан үткәрелде.

Театр директоры Илфир Якупов кичәне ачып, Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган чаралар башлануын билгеләп үтте. Камал театры сәхнәсендә аның пьесалары буенча 20 дән артык спектакль куелды, юбилей датасына күп чаралар әзерләнә. Октябрьдә театрда Татарстан, Башкортстан, Казакъстан театрлары катнашында Миңнуллин спектакльләре декадасы башлана.

Камал театры директоры Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиллегенә һәм аның җитәкчесенә бу очрашуны Мәскәүдә үткәрергә тәкъдим иткәннәре, театрга даими игътибар белдерүләре өчен рәхмәт белдерде. Шулай ук чарага килгән тамашачыларга да рәхмәт сүзләре җиткерелде.

Равил Әхмәтшин билгеләп узганча, Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәре 1990 елларда мәдәният, тарих һәм татар телен саклау өчен күп эш башкарган кешене искә алу кичәсеннән башлана. "Мәскәүдә Туфан Миңнуллинны, барыннан да элек, драматург буларак беләләр, ә Казанда ул танылган сәясәтче буларак та билгеле. Камал театрына, Туфан Миңнуллинның дусларына һәм гаиләсенә аның турындагы истәлекләрне саклау эшенә зур игътибар биргәннәре өчен рәхмәт", - диде ул.

Драматургның кызы Әлфия Юнысова ассызыклаганча, ул әтисенең 80 еллыгын нәкъ менә Мәскәүдә үткәрергә хыялланган. 1961 елда Туфан Миңнуллин Щепкин училищесын тәмамлаган булган.

Татарстанның һәм Россиянең халык артистлары Ринат Таҗетдинов белән Әзһәр Шакиров драматург белән күпьеллык нәтиҗәләре эшләре турындагы истәлекләр белән уртаклаштылар.

Мәскәүлеләргә "Әлдермештән Әлмәндәр", "Мулла", Гөргөри кияүләре" кебек танылган спектакльләрдән өзекләр тәкъдим ителде.

Кичәдә шулай ук Татарстан халык артистлары Лаура Шакирҗанова, Зөлфирә Зарипова, Фирая Әкбәрова, Әсхәт Хисмәтов, Хәлим Җәләлов, яшь «камаллылар» Ришат Әхмәдуллин һәм Ирек Кашапов катнашты.