Багражда - Төркия кунаклары

Татарстанның халык язучысы Аяз Гыйләҗев биографиясе белән тыгыз бәйләнештә авылларның даны Төркиянең Истанбул университетында да игътибарны җәлеп итә

(Казан, 25 август, "Татар-информ").  Зәй районының Урта һәм Югары Баграж авыллары халкы бу көннәрдә Төркиядән кунаклар кабул итте. Татарстанның халык язучысы Аяз Гыйләҗев биографиясе белән тыгыз бәйләнештә әлеге авылларның даны Төркиянең Истанбул университетында да игътибарны җәлеп иткән. Шуның белән бәйле рәвештә, уртабагражлылар ипи-тоз, якты йөз, милли җыр-биюләр белән тәрҗемәче Фатих Котлу, төрек галиме Абдулкадир Чәкич, язучы Ркаил Зәйдулла, “Сабантуй” журналы баш мөхәррире Айдар Гыймадиевны кабул иттеләр, дип яза "Зәй офыклары" басмасы.

Мондый мөхтәрәм делегациянең гади авыл тормышы белән кызыксынуының төбендә Аяз Гыйләҗев иҗаты ята. Телләр буенча фән эшләре белән шөгыльләнүче төрек галиме Абдулкадир Чәкич Аяз Гыйләҗев иҗаты буенча докторлык диссертациясе якларга җыена, ул язучыбызның төрек тәрҗемәчесе Фатих Котлу тарафыннан татарчадан төрекчәгә тәрҗемә ителгән “ Өч аршин җир”, “Җомга көн кич белән” әсәрләрен укып, язучы яшәгән җирләр белән якыннан танышырга, аны белгән кешеләр белән аралашырга, әсәрләрдә телгә алынган керәшен халкы белән күзгә-күз карап сөйләшергә дип килгән.

"Мин төрек булсам да, балачагымда гаиләм белән Казакъстан, Кыргызстанда 13 еллап яшәдем. Шуңа да миңа төрки телләр, бу халыкларның билгеле шәхесләре һәрчак якын. Галимнәр, үзара аралашып, төрле фәнни конференцияләрдә очрашып, фикерләшеп яши. Берара мин үземнең дөньякүләм масштабта әсәрләре танылып өлгермәгән бөек шәхесләр турында өйрәнергә, докторлык дисертациясе язарга теләгем булуы турында белдергәч, татар академигы миңа Аяз Гыйләҗев иҗатын өйрәнергә тәкъдим итте. Кызыксынып китеп, мин Аяз Гыйләҗевның төрекчәгә тәрҗемә ителгән ике әсәрен укып чыктым һәм аны тәрҗемә  иткән Фатих Котлу белән элемтәгә кердем. Ул мине Аяз Гыйләҗевның биографиясе белән дә, гаиләсе белән дә таныштырды. Мин үзем инглиз теле буенча белгеч, шуңа да аның әсәрләрен өйрәнеп инглиз теленә тәрҗемә итеп дөньяга таныту ягында", -дип үз фикерләре белән уртаклашты татар телендә Абдулкадир Чәкич.

Төрек галиме Татарстанда әле беренче тапкыр, моңа кадәр ул Аяз Гыйләҗев, аның иҗаты турында интернет мәгълүматлары, басма материаллар аша өйрәнеп, бер ел элек фәнни эшен башлап җибәргән. Татарстанда иң беренче эш итеп Аяз Гыйләҗевның тормыш иптәше Нәкыя ханым, аның уллары белән аралашып, язучының тормыш рәвешен диктофонга яздырып алган, аның каберендә, дачасында булган.

 "Без алга таба Аяз Гыйләҗевкә нык игътибарлы булып, Төркиядә 2018 елда аның тууына 90 ел тулуны зурлап билгеләп үтү планы белән яшибез. Татарстан язучылар берлеге рәисе Рафис Корбанов тәкъдиме белән чиратта Аяз Гыйләҗевның “ Йәгез, бер дога!” әсәрен төрекчәгә тәрҗемә итү максаты тора. Аннан соң инде башка әсәрләр өстендә дә эшләү планы юк түгел. Төрек халкы Аяз Гыйләҗевнең тәрҗемә ителгән ике әсәрен бик яратып укыды һәм укый", - ди Фатих Котлу.

Мәртәбәле делегация Урта Багражда язучының әти-әнисе яшәгән йортта, бакча артындагы тау астында Аяз Гыйләҗевнең әти-әнисе истәлегенә Баграж халкына рәхмәт йөзеннән төзекләндерткән чишмәдә, әсәрләрендә еш телгә алынучы кызыл яр буенда булдылар. Язучыны, аның әти-әнисен якыннан белгән апаланы тыңлап, әлеге гаиләнең бик итагатьле, ярдәмчел, ачык, тәрбияле кешеләр булулары турында белделәр. Ә Аяз Гыйләҗевнең балачагы, мәктәп еллары узган Югары Баграж авылында мәктәп музеенда аның хөрмәтенә әзерләнгән күргәзмәне карап, мөһим мәгълүматларны фотога төшереп алдылар, язучы яшәгән йорт нигезенә аяк бастылар.

Соңыннан кунаклар Аяз Гыйләҗевның туган авылы Сарман районы Чукмарлы авылына юл тотты.