Мәскәүдә Татарстан Мәдәнияте көннәре ТР дәүләт җыр һәм бию ансамбле концерты белән тәмамланды

Л.Рюмина исемендәге Мәскәү мәдәният фольклор үзәгендә концерт уңышлы узды

  (Мәскәү, 25 август, «Татар-информ»). Кичә, 24 августта, Татарстан Республикасы Мәдәнияте көннәре Л.Рюмина исемендәге Мәскәү мәдәният фольклор үзәгендә ТР дәүләт җыр һәм бию ансамбле концерты белән тәмамланды.

Программаның беренче яртысында мәскәүлеләргә коллективның вокал һәм бию номерлары тәкъдим ителде. Икенче өлешендә ансамбль башкаруында татар җырларын тыңларга яратучылар өчен зур ачыш булды. Тамашачыларга рус, казакъ, япон, куба, кырым җырлары һәм ирланд, кытай, болгар һ.б. биюләр тәкъдим ителде. Болар барысы да ансамбльнең оркестр төркеме башкаруында тере музыкага башкарылды. Концерт тәмамланганда ТР дәүләт җыр һәм бию ансамбленә Татарстан Республикасы һәм Мәскәү шәһәре Хөкүмәте җитәкчелекләреннән чәчәкләр тапшырылды, дип хәбәр итә ТРның РФ дәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат үзәге.