“Алтын боҗра” буенча сәяхәткә Татарстан укучыларының ике төркеме кузгалды

Сәфәр Россия буенча мәдәни-танып белү маршрутлары программасы кысаларында оештырыла

(Казан, 25 август, “Татар-информ”). Бүген Россиянең “Алтын боҗра”сы ("Золотое кольцо") буенча сәяхәткә Татарстан укучыларының ике төркеме юл алды. ТР Туризм буенча дәүләт комитеты мәгълүматына караганда, Бөгелмә һәм Менделеевск районнарыннан барлыгы 44 укучы сәфәргә чыгып киткән. Укучылар Казанга 29 нчы августта әйләнеп кайтачак.

Сәфәр РФ Мәдәният министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла торган Россия буенча мәдәни-танып белү маршрутлары программасы кысаларында оештырыла. Проект Россия халыкларының мәдәни мирасын популярлаштыру һәм яшьләрне илнең тарихына һәм мәдәниятенә җәлеп итү максаты белән тормышка ашырыла. Узган ялларда мондый сәяхәттән Тәтеш районы укучылары кайтты.

Якын киләчәктә республика укучыларын “Моя Россия: град Петров” маршруты буенча сәфәргә җибәрү планлаштырыла. Октябрь аенда әлеге маршрут буенча 220 кеше юл алачак.