news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәледә Түбән Каракитә авылы мәдәният йорты ремонтына 12 миллион сум тотылачак

Ул «Мәдәният» илкүләм проекты программасы буенча эшләнә.

Чүпрәледә Түбән Каракитә авылы мәдәният йорты ремонтына 12 миллион сум тотылачак
http://chuprale-online.ru/

(Чүпрәле, 25 июль, «Татар-информ», «Туган як», Гөлия Фәизова). Чүпрәле районында социаль әһәмияткә ия объектларны төзү һәм төзекләндерү дәвам итә. Түбән Каракитә авыл мәдәният йорты ремонтлана. Ул «Мәдәният» илкүләм проекты программасы буенча эшләнә. Ремонт эшләренә 12 миллион сумнан артык акча сарыф ителәчәк.

Программа нигезендә мәдәният йортында җылылык, су белән тәэмин итү һәм су чыгару системасы, электр эшләре алып барыла. Фойе, сәхнә түшәм-идәннәре, стеналары яңартыла, ишекләр алмаштырыла. Моннан тыш, китапханә дә яңа төсмер алачак. Шулай ук, мәдәният йортына керү юлы да яңа баштан ук эшләнәчәк.

Каракитәдә икекатлы мәдәният йорты бинасы 1967 елда төзелә. Башлап ул агачтан эшләнә, Шәрәф Мөдәррис исемен йөртә башлый. Аннан янып китә һәм 1992 елда яңадан, бу юлысы инде кирпечтән төзелә. Мәдәният учагы авылның үзәгендә урнашкан. Якында гына мәктәп һәм балалар бакчасы, кибет, мәчет урын алган.

«Мәдәният йортын төзекләндерүне күптәннән көтә идек. Бина моннан берничә ел элек гомумән авария хәлендә калды. Яңгыр үтеп, стеналары ишелү куркынычы бар иде. 2015 елда аның түбәсе алмаштырылды, тәрәзәләр, ишекләр куелды. Быел исә шуның дәвамы буларак, эчке якта тулысынча төзекләндерү эшләре башланды», — дип сөйләде авыл җирлеге башлыгы Рәфикъ Җамалетдинов.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100