“Таврида” форумы грантын башкорт сүзләренә бию көйләре язучы яшь музыкант откан

28 яшьлек музыкант форумда "#ЭтноПлатформа” проектын тәкъдим иткән.
(Казан, 25 июль, “Татар-информ”). Уфада яшәүче 28 яшьлек музыкант Наил Тимербаев “Таврида 5.0” яшь мәдәният һәм сәнгать әһелләре форумында 100 мең сум грант откан. Башкортстан педагогия университетын тәмамлаган егет “#ЭтноПлатформа” проектын тәкъдим иткән. Форумының унынчы сменасы җиңүчесе башкортча текстларга бию көйләре яза.Бу хакта “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.“Россия – күпмилләтле ил. Бездә 180 артык милләт вәкиле яши. Ләкин күп кенә халыклар үзләренең миллилеген югалтып бара. “ЭтноПлатформа” – талантлы яшь музыкантлар өчен платформа. Алар Россия халыкларының этно-музыкаль уен коралларын популярлаштыру максатларында бер командада эшләячәк”, - дип аңлатты Наил.Конкурста барлыгы 68 проект тәкъдим ителгән. Аларның егерме өчесе җиңүчеләр исемлегенә эләккән.Башкортстаннан тагын бер вәкил – Валерия Бикмурзина Иосиф Кобзон исемендәге “Кызыл канәфер” милли-патриотик җыр фестиваль-конкурсына узган.