Кабан күле буенда "Мирас угы" мультфильмын күрсәтәчәкләр

Тамашачылар белән аниматор-рәссамнар очрашып, әлеге процесс серләре белән бүлешәчәк.
(Казан, 25 июль, “Татар-информ”). Киләсе якшәмбедә, ягъни 28 июль көнне, "Кабан күле буенда кино вакыты" акциясе кысаларында тамашачыларга "Мирас угы" мультфильмы күрсәтеләчәк. Бу хакта "Татармультфильм" оешмасының социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр ителә. 
 
Моннан тыш анимацияле фильмнарның ничек ясалуы хакында да сөйләячәкләр. Тамашачылар белән аниматор-рәссамнар очрашып, әлеге процесс серләре белән бүлешәчәк, мастер-класс күрсәтәчәк, диелә хәбәрдә. 
 
Тамашага керү - бушлай.