news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районында «Алмачуар» әсәре буенча нәфис фильм төшерелә

26 июньдә, шимбә көнне район Сабан туе җирендә күмәк күренешләр төшереләчәк.

Әлки районында «Алмачуар» әсәре буенча нәфис фильм төшерелә
http://alki-rt.ru/

(Әлки, 25 июнь, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре», Азат Низамиев). «Татаркино» учреждениесенең «Казахфильм» белән берлектә Галимҗан Ибраһимовның «Алмачуар» әсәре буенча «Тарлан» дигән нәфис фильм эшләве, киноның кайбер өлешләре безнең районда төшерелүе хакында язган идек инде.

 Үткән атналарда фильм төшерүче төркем район Сабан туенда, Әхмәт авылында эшләде. Бу атнада алар кабат районга килде. Ә шулай да нәфис фильм өчен нигә безнең Әлкине сайлаганнар? Бу хакта без «Татаркино» директоры, фильмның продюсеры Миләүшә Айтуганова белән сөйләштек.

«Алмачуар» повестена нигезләнгән нәфис фильм эшләү уе белән мин күптәннән янып йөри идем. Моны Казахстан делегациясе җитәкчелегенә тәкъдим иттем. Безнең үзара хезмәттәшлек итү буенча гамәлдәге килешүләр дә бар иде. Бу идеяны казахлар хуплап алды, үз программаларына да керттеләр. Казахстан ягыннан акча мәсьәләсе дә тиз хәл ителде. Менә шушы көннәрдә республика Мәдәният министрлыгы аша бездә дә финанслау мәсьәләләре уңай хәл ителүе билгеле булды», — диде Миләүшә Айтуганова.

«Тарлан»да атлар катнашындагы күренешләр шактый. Казанга иң якын атлар утары исә Әлки районының Әхмәт авылында. Биредә фермер Фәнис Бакиров хуҗалыгында 400 башка якын ат асралуын белдек. Монда килгәч, безгә Әхмәтнең табигате, халкы да ошады. Шуңа кайбер күренешләрне шушы авылда төшерергә булдык», — дип сөйләде продюсер. 

Фильмда элекке татар авылында булган вакыйгалар совет чоры, хәзерге заман хәлләре белән аралашып-үрелеп бара. Әхмәттә үткән гасырның 70 нче еллары вакыйгалары төшерелде. Төп күренешләр Рифкать һәм Фәридә Таҗиевләрнең элек яшәгән агач өйләрендә барды.

Фильм өчен Фәнис Бакировның Әхмәтнең иркен болыннарында утлап йөргән атлар көтүе дә төшерелә.

Бу көннәрдә дә киночылар районда эшлиләр. Сабан туе җирендәге ипподромда атлар чабышы, шулай ук милли көрәш күренешләре төшерелә. 26 июньдә, шимбә көнне район Сабан туе җирендә күмәк күренешләр төшереләчәк. 


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100