Самарада беренче тапкыр "Йыйын" башкорт бәйрәме була

Уеннарны оештыру һәм уздыру өчен волонтерлар җыялар.

(Казан, 25 июнь, “Татар-информ”). 6 июльдә Самараның Струков паркында "Йыйын" башкорт бәйрәме узачак. Бу хакта “Самара татарлары” сайты хәбәр итә.

Бәйрәмдә уеннар оештыру һәм уздыру өчен ярдәм итәргә әзер волонтерлар кирәк. Ярдәмгә яшьләр чакырыла, диелә хәбәрдә. 

Чара 11:00 сәгатьтә башлана.