Путинга Мәскәүдә "Россия китаплары" фестиваленда Тукайның "Шүрәле" китабы бүләк ителде

Китапны Татарстан китап нәшрияты 2014 елда дөньяның 15 телендә бастырган. Дәүләт башлыгы "Шүрәле"нең немец телендә булу-булмавы белән кызыксынган

(Казан, 25 июнь, «Татар-информ»). Бүген Россия Президенты Владимир Путин "Россия китаплары" Мәскәү фестиваленда булды, ул анда Татарстан нәшриятлары стенды белән дә танышты.

Китап фестивале исә 25-28 июньдә Мәскәүдә Кызыл мәйданда уза һәм Әдәбият елының иң зур чараларының берсе санала.

"Татар-информ" агентлыгына "Татарстан китап нәшрияты" ДУП генераль директоры Илдар Сәгъдәтшин хәбәр иткәнчә, фестивальда Россиянең бөтен төбәкләре катнаша. Путин Якутия, Кырым һәм Татарстан китап продукциясе тәкъдим ителгән стендлар белән танышкан.  

Дәүләт башлыгы фестивальда Татарстан ягыннан катнашучы Илдар Сәгъдәтшиннан республикада күпме китап, кайсы телләрдә басылу һәм китап укучылар булу-булмау белән кызыксынган. "Мин Мәскәүдә ихтыяҗ аеруча зур булган китаплар тәкъдим ителгәнне әйттем. Шулай ук Идел буе милләтләре телләрендә һәм башка телләрдә китаплар бастыруга зур игътибар бирелгәнне хәбәр иттем", - диде И.Сәгъдәтшин.

Владимир Путинга истәлеккә Г.Тукайның Татарстан китап нәшрияты 2014 елда дөньяның 15 телендә бастырган "Шүрәле" китабы бүләк ителгән. Россия Президенты бу әсәрнең немец телендә булу-булмавы белән кызыксынган. "Мин китапта Тукай әсәрләренең немец һәм кытай телләренә дә тәрҗемәсе булуны әйттем", - диде И.Сәгъдәтшин.

Путин китапны зур кызыксыну белән караган һәм берничә юлын укыган. Аңа китапның Россиянең иң яхшы 100 китабы исемлегенә кертелүен дә әйткәннәр.

Татарстан нәшриятлары стендында барлыгы 1150 китап тәкъдим ителгән. Узган ел республикада 1,5 млн тираж белән 1,5 мең төр китап бастырылган.