Кырым ханлыгы тарихы, мәдәнияте турында сөйләүче “Калга-Солтан” музее ачылырга тора

Музей Акмәсҗеткә (Симферополь) нигез салучы бөек хан Миңлегәрәй I гә (1445—1515) багышлана

 (Казан, 25 июнь, “Татар-информ”). Кырым ярымутравы үзәгендәге Симферополь каласында Шмидт ур., 2 адресы буенча “Калга-Солтан” музее ачылырга тора.

Кырым ханлыгы тарихы, мәдәнияте турында сөйләүче әлеге музейда, аерым алганда, калгалык (ханлыкта ханнан соң икенче зат турында сүз) институты тарихы һәм аның халыкара мөнәсәбәтләрдә әһәмияте бәян ителә, ханлык чорында рухи тормышның, мәдәниятнең, икътисадның үсеше, шунда яшәүче халыкның тормыш-көнкүреше чагылдырыла. Шушы музейда теләгән кешеләр өчен кырымтатар теле буенча дәресләр бирү күздә тотыла.

Музей Акмәсҗеткә (Симферополь) нигез салучы бөек хан Миңлегәрәй I гә (1445—1515) багышлана. Быел аның тууына 570, вафатына 500 ел тула.

“Калга-Солтан” музеен Кырым тарихи музей-тыюлыгы (Бакчасарай) гамәлгә куйган, җитәкчесе - Гуливер Альтин. Музей урнашкан бинада элек Кырымтатар халкы Мәҗлесе, аннары “Кырым” хәйрия фонды урнашкан булган.

Бу хакта күп санлы электрон ММЧ хәбәр итә.

“Калга-Солтан” музее иртәгә, 26 июнь көнне, ачылырга тиеш иде. Инде ул кичектерелә. Бу хакта Гуливер Альтин социаль челтәр аша, музей ачу кичектерелешен техник мәсьәләләрне хәл итү зарурияте белән бәйләп, хәбәр итә.