Казанга РАТИ-ГИТИС студентлары гастрольләргә килә

16-18 июль көннәрендә Россия Театр сәнгате академиясе - ГИТИСның эстрада сәнгате факультеты студентлары Казанда «Вестсайдская история» һәм «Евровидение» дип аталган диплом спектакльләрен күрсәтәчәк
(Казан, 26 июнь, «Татар-информ»). 16-18 июль көннәрендә Россия Театр сәнгате академиясе - ГИТИСның эстрада сәнгате факультеты студентлары Казанның «Ак Барс» Яшьләр Үзәге концертлар залында башкала тамашачысына «Вестсайдская история» һәм «Евровидение» дип аталган диплом спектакльләрен күрсәтәчәк.
Спектакльләрдә РАТИ-ГИТИСның 7 студенты һәм «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгате ачык республика телевизион яшьләр фестивале лауреатлары һәм җиңүчеләре катнаша. Гастрольләр ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча министрлыгы һәм «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгате ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең үзара хезмәттәшлеге кысаларында ТР Президенты Минтимер Шәймиев һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор Михаил Борисов җитәкчелегендәге РАТИ-ГИТИСның эстрада факультеты яклавында оештырылды, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.