Октябрьский шәһәрендә курайчылар конкурсы башланды

Курай бәйрәменә Башкортстанның 14 районы һәм 12 шәһәре вәкилләре, Оренбург, Чиләбе, Төмән өлкәләреннән кунаклар килгән.

(Казан, 25 май, «Татар-информ»). Шушы көннәрдә Октябрьский шәһәрендә XX республика Курай бәйрәме кысаларында «Байга 2021» курайчылар конкурсын ачу тантанасы оештырылды.

Конкурста катнашучыларны, жюри әгъзаларын һәм шәһәр кунакларын хакимият башлыгы урынбасары О.Латыйпов һәм төбәк халык иҗаты үзәгенең бүлек мөдире Э.Әхмәтҗанова сәламләде. Бу турыда «Туган як» газетасы хәбәр итә.

Быел Курай бәйрәмендә Башкортстанның 14 районы һәм 12 шәһәре вәкилләре, Оренбург, Чиләбе, Төмән өлкәләреннән килгән кунаклар: барлыгы 82 солист һәм 23 иҗат коллективы катнаша.