Мәдәният институтының татар актерлык курсында укучылар диплом спектакленә чакыра

Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев укучылары «Беренче театр» спектаклен куячак.

(Казан, 25 май, «Татар-информ»). 14-20 июньдә Камал театрында Казан дәүләт мәдәният институтының татар актерлык курсында укучы студентларның диплом спектакльләре күрсәтелә.

Театрның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, курс җитәкчесе — ТР һәм РФ атказанган сәнгать эшлеклесе, Тукай исемендәге Дәүләт премиясе иясе, Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, укытучы — Рамил Гәрәев, сәхнә теле буенча укытучы — Инсаф Абдулла.

17 июнь Галиәсгар Камал пьесасы буенча куелган «Беренче театр» спектакле 14.00 һәм 18.00 сәгатьләрдә башлана.