Камал театры «Мәңгелек буран» спектаклен соңгы тапкыр күрсәтәчәк

Чыңгыз Айтматов әсәре буенча Илгиз Зәйниев сәхнәләштергән спектакль өч сезон уйналды.

(Казан, 25 май, «Татар-информ»). 30 май 18.00 сәгатьтә Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында Чыңгыз Айтматов әсәре буенча Илгиз Зәйниев сәхнәләштергән «Мәңгелек буран» спектакле соңгы тапкыр уйнала, дип хәбәр итте театрның матбугат хезмәте.

«Драма 3 сезон уңыш белән барды (премьера 2018 елның 4 ноябрендә булган иде). 30 майда спектакль 22нче тапкыр уйнала. Соңгы спектакльгә билет алып калырга ашыгыгыз», — ди оештыручылар.