Иннополиста кинотеатр ачылды

Ачылу тантанасында беренче тамашачыларга «Җиде көндә кино» фестивале альманахы күрсәтелде

(Казан, 25 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Иннополисның беренче кинотеатры «Җиде көндә кино» альманахы белән ачылды.

«Җиде көндә кино» («Кино за 7 дней») фестивале 2019 елда старт алды. Төрле илләрнең яшь кинематографистлары Казанга килеп кыска метражлы фильм төшерде.

«Көтмәгәндә Казанда яңа форматлы фестиваль оештыру идеясе туды. Бер ел эчендә без аны тормышка ашыра алдык. Бу үзенә күрә „гасыр аферасы“ булгандыр», — диде ТР мәдәният министры Ирада Әюпова кинотеатр ачылу тантанасында.

«Гадәттә кинофестивальләрдә әзер продукцияне тәкъдим итәләр. Кешеләр кемнең продукты сыйфатлырак дип ярыша. Бу очракта фестиваль яңа продукт иҗат итү мәйданчыгына әверелде», — диде ул.

Җиде көн эчендә барлыкка килгән кыска фильмнар альманахка берләштерелде. 27 майдан башлап ул кинотеатрларга чыгачак. Татарстанда фильмның прокаты белән «Татаркино» шөгыльләнә.

Иннополиста «Кино& театр» клубы ArtSpase шәһәр киңлеге бинасының Брэдбери залында ачылды. Кинотеатрны оештыручылар аны уйлый белә торган тамашачы өчен дип билгели.

Биредә фестиваль өчен төшерелгән һәм авторлык фильмнары да күрсәтеләчәк. Фильмнар оригинал телендә рус субтитрлары белән күрсәтеләчәк.