Фотограф Рамил Гали: Без Татарстан тарихы өчен алгы сызыкта эшләдек

Танылган фотограф, атказанган сәнгать эшлеклесе Рамил Галинең ТАССР тарихына багышланган фотокүргәзмәсе ачылды.

(Казан, 25 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Фотограф Рамил Гали матбугатта эшләгән фотографларның һәрвакыт алгы сызыкта булуларын билгеләп үтте. ТАССРның 100 еллыгына багышлап «Татмедиа» бинасы фойесында ачылган фотокүргәзмәдә ул республика җитәкчеләренә һәм коллегаларына рәхмәтләрен җиткерде.

«Татмедиа» фойесында ачылган фотокүргәзмәдә Рамил Галинең туксанынчы елларда төшерелгән фоторәсемнәре куелган. Бу — ил тарихында, шулай ук, Татарстанда да үзенчәлекле чор.

«Бу вакытларда мин „Молодежь Татарстана“ газетасы редакциясендә эшли идем. Мин республика тормышын төшердем һәм ул фотолар тарихта калачак. Безнең республика — масштаблы төзелешләр барган мәйданчык. Без алгы сафта булып, аларны газета битләрендә яктыртып бардык», — диде Рамил Гали.

«Без кайчандыр булган вакыйгаларга яши-яши карашыбызны үзгәртәбез. Ә фотолар тарихны ничек бар — шулай күрсәтә», — диде ул.

«Рамил Гали Татарстанның төзелешләрне дә, бәйсезлек өчен көрәшкән елларын төшерде. Аның гаҗәеп бай архивы бар. Рамил Гали — матур тарихи фоторәсемнәр авторы», — диде туксанынчы елларда фотограф белән бергә «Молодежь Татарстана» газетасында эшләгән, хәзер «Казанские ведомости» газетасын җитәкләгән Венера Якупова.

ТАССРның 100 еллыгы якынлашкан көннәрдә Татарстан тарихының кайбер сәхифәләрен яктырткан фотокүргәзмәләр алга таба да оештырылачак.