Чирмешәнлеләр “Балкыш” фестивалендә лауреат булганнар

Чирмешәнлеләр анда “Чуваш бию”ен башкарганнар.

(Чирмешән, 25 май, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). Чирмешәнлеләр “Балкыш” республика фестиваленең йомгаклау концертыннан лауреатлар булып кайтканнар, дип яза җирле басма.

Алар - Рушания Шакирова, Вера Захарова, Гөлнур Шәкүрова һәм Рәхилә Шакирова.

Үзешчән башкаручы-ветераннар фестиваленең гала-концерты Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә узган. Чирмешәнлеләр анда “Чуваш бию”ен башкарганнар.