Тукай районында Ел фасыллары фестивале узды

Фестивальгә икенче бер үзәк өзгеч, күп югалтуларга китергән сугыш каһарманнары – әфганчы егетләребез дә чакырылган иде.
(Тукай, 25 май, "Татар-информ", "Якты юл", Заһидә Нәбиуллина). Тукай районында Ел фасыллары фестивале узды. Ел фасылының фестивале дигән чара буламы? Була икән шул.Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы җитәкчесе Гүзәл Шакирова проекты буенча, аның җитәкчелегендә, белгечләре, район китапханчеләре коллективы тарафыннан әзерләнеп үткәрелә торган киң колачлы, иҗади табышларга бай, тирән мәгънәле, һәр катлам һәм төрле яшьтәге китап сөючеләрне җәлеп итүгә йөз тоткан бик мавыктыргыч программа бу. Без газетабызда «Библиокөз», «Библиокыш» фестивальләре турында мәгълүмат биреп барган идек, дип яза җирле басма.Мәдәният йорты фойесы җыйнак кына бер күргәзмәләр залын хәтерләтә. Стенаның бер ягы тулы – балалар кулы белән ясалган рәсемнәр. Темасы төрле, әмма һәрберсендә балаларның хыялый дөньясы, якты омтылышлары, дөньяны үзенчә күрү, бәяләү сәләте. Янәшәдәге киштәләрдә катыргыдан, кәгазьдән ясалган, агачтан юынып эшләнгән әкият геройлары, курчаклар, бизәкле нәни сандыклар, каплар. Менә бит барлый китсәң, эзләнсәң – талантлар бар. Аларны менә шулай таба, ача белергә, үстерергә кирәк. Әлеге фестивальнең максаты да шул.Зал уртасындагы өстәлләр тирәсендә олысы-кечесе мәш килә. Баксаң, монда белгечләр мастер-класс үткәрәләр икән. Фәния Мөхәммәдиева, Лилия Сафина, Энҗе Галиәхмәтова дөньяларын онытып, балалар белән бергәләп, ак кәгазьдән тынычлык күгәрчене ясыйлар. Наталья Журавлева тирәсендә – чәчкәләр яратучылр. Алар, төрле буяуларга мана-мана, тозлы камырдан чәчкәләр ясыйлар. Күр инде, бер дә чын рәссамнәрдән ким түгел. Димәк, элек үткәрелгән фестивальләрдән дә сабак алганнар алар, осталыкларын чарлаганнар. Теләгән кеше биредә үк китап күргәзмәләре белән таныша, теләгәнен сайлап ала.Кыскасы, иҗади мохит биредә үк сиздерә. «Библиояз» бу юлы Җиңү көненә багышланган. Сәхнәдән сугыш елларына багышланган шигырьләр, җырлар яңгырады. Аларны тыныч күңел белән тыңлап булмый. Сугыш еллары, халыкның түземлеге, батырлыгына багышланган ул әсәрләр – шигырьләр, җырлар инде музыкаль һәйкәл булып калыкты. Шуңа күрә һәр буын аны яңарта, үзенчә яңгырата. Фәим Хәбибуллин сценариесе буенче «Яран гөл» фольклор коллективы куйган «Урман кисә кызлар» күренеше җанга үтеп керә, уйландыра, кабатлана күрмәсен ул көннәр...Фестивальгә икенче бер үзәк өзгеч, күп югалтуларга китергән сугыш каһарманнары – әфганчы егетләребез дә чакырылган иде. Биклән мәктәбе укучылары таулар арасындагы сугышны чагылдырган күренеш бүләк иттеләр аларга.Иң хикмәтлесе: өч көн буе фестивальдә катнашкан кешеләрнең берсе дә бүләксез калмады. Ахырдан бүләкләнүчеләр белән сәхнә тулды. Дипломнар, сувенирлар белән бергә, типографиядә басылган иншалар китабын да бүләк иттеләр. Бик шәп уйланылган бу фал – кечкенә генә истәлек-бүләк зур кызыксындыру чарасы бит ул, иҗатка этәрүче көч.Фестивальгә килүчеләр таралышкан арада мәдәният бүлеге башлыгы Алсу Җаббарова, китапханәләр системасы директоры Гүзәл Шакирова белән сөйләшеп алдык.– Өч көн буена сузылган киеренке хезмәт бу, ә китапханәчеләребез нигезләмәдә каралган таләпләрне үтәүгә алдан ук әзерләнделәр. Мин аларга бик рәхмәтле. Халык өчен эшлибез бит, китапханәнең бүгенге бурычы: халыкка рухи-әхлакый тәрбия бирү. Без шул максатка хезмәт итәбез, – ди Гүзәл Юнысовна.– Бу фестиваль ярыш та, ниндидер узышулар да түгел, бу чын иҗат казаны. Балаларның талантларын ачу, шөгыльгә өйрәтү, китап геройлары аша чын кешеләр тәрбияләү. Китапханәчеләр бу җәһәттән әйдәп баручылар. Фестиваль озын гомерле булсын, – диде Алсу Арыслангалиевна.