Уфага Ырымбур Рус драма театры килде

Ырымбур шәһәренең Максим Горький исемендәге Рус дәүләт драма театры Башкортстанга иҗат сәфәренә килде
(Уфа, 25 май, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Ырымбур шәһәренең Максим Горький исемендәге Рус дәүләт драма театры Башкортстанга иҗат сәфәренә килде.
Кунаклар иртәгә Уфадагы Рус дәүләт драма театры бинасында үзләренең гастрольләрен башлап җибәрә. Ырымбурлылар Уфа тамашачысы игътибарына үз репертуарындагы иң шәп алты спектакльне тәкъдим итә.
Мәгълүм булуынча, Ырымбур Рус дәүләт драма театрына соңгы елларда татарның талантлы улы, күренекле режиссер, Россиянең халык артисты Рифкать Исрафилов җитәкчелек итә. Баш режиссер буларак, Ырымбур театры данын бар Россиягә таныта алды ул.
“Уфага без соңгы тапкыр 10 ел элек килгән идек, - ди Рифкать әфәнде. – Ул вакыттан бирле театрыбызда зур гына үзгәрешләр булды, репертуар да шактый яңарды. Шуңа күрә дә без үзебезнең яңа эшләребезне уфалыларга күрсәтү нияте белән килдек. Гастрольләр барышында кызыклы очрашулар, Башкортстан артистлары белән үзара файдалы аралашулар да көтелә”.
Ырымбур Рус дәүләт драма театрының Уфадагы иҗат сәфәре 4 июньгә кадәр дәвам итәчәк.